Хезмәт десанты - Әбсәләм күле яр буенда

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

24 июньдә, «Чиста яр» җирле партия проектын тормышка ашыру кысаларында, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Ютазы бүлекчәсе һәм аның яшьләр бүлеге әгъзалары – «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы көче белән Әбсәләм күленең яр буе линиясе чүп-чардан чистартылды.

Күл буенда чүп-чар күп җыелган: пакетлар, кәнфит кәгазьләре, пластик стаканнар, ватык шешәләр. Өмәдә катнашучылар перчаткалар һәм чүп капчыклары белән “коралланып”, үзләренә тапшырылган территорияне җентекләп тәртипкә китерделәр. Үз хезмәтләре белән алар район халкына туган як табигатенә карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәтнең нинди булырга тиешлеген күрсәттеләр.

- Безнең экологик акциянең максаты - яр буен чүп-чардан арындыру гына түгел, халыкның экологик культурасын тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итү, табигатькә сак караш тәрбияләү дә. Бүген кеше эшчәнлеге күпчелек сулыкларда суның эчәргә ярамавына һәм коену өчен имин булмавына китерде. Ярларда чүплекләр барлыкка килә һәм арта, ә бит су – яшәү чыганагы, табигать – безнең уртак йортыбыз, һәм һәркем үз йортында тәртип урнаштырырга тиеш, - дип билгеләп үтте партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Елена Коваль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International