Мәктәп яны лагеренда көн зарядкадан башланды

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

«Ничек юлны дөрес аркылы чыгарга» һәм «Велосипедчылар хәрәкәте кагыйдәләре» дигән әңгәмә үткәрелде.

Балаларга яшь җәяүле һәм яшь велосипедчы белешмәлекләре таратылды. «Организм өчен зарарлы гадәтләр һәм аларның нәтиҗәләре» дип исемләнгән сәламәтлек минутын үткәрделәр. Мәдәният йорты методисты «Күңел ача беләбез» музыкаль-уен программасын уздырды. «Оста малайлар һәм кызлар» эстафетасын үткәрделәр һәм футбол уйнадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International