Урыссу башлангыч мәктәбендә "Күңелле сәяхәтчеләр" мәктәп яны лагерының өченче көне бик күңелле һәм шәп үтте.
“Пикник” - нинди хозурлык күз алдына килә! Җәеп куелган җәймәдә ял итәргә, болытларның ничек йөзүен карарга, берәр тәмле ризыктан авыз итәргә, дустың белән чөкердәшергә һәм, ниһаять, “сүз әйтешле” уйнарга мөмкин.
Пикниктан соң, спорт эстафеталарында катнашып, вакытны үткәрү күңелле!