Россия яшьләре көне

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Һәм янә Россия яшьләре көне. Барыгызны да чын күңелдән котлыйбыз!

1957 елда «Совет яшьләре көне»нә нигез салына, ул июньнең һәр якшәмбесендә билгеләп үтелә, ә СССР таркалганнан соң, Б.Ельцин тарафыннан рәсми рәвештә 27 июнь - Россия яшьләре көне буларак билгеләп үтелә.

Еллар тарих төпкеленә китә бара. Прогрессның төп көче - тормышка ашырылган идея. Идеяле кешеләр, ә барыннан да элек, җиңеллек белән энергия сарыф итүче яшьләр, энтузиазм белән алга таба яңа үрләргә ирешергә сәләтле яшьләр ярдәмендә дөнья бер урында гына тормый, чиксез тизлек белән үзгәрә.

Минем өчен бу бәйрәмнең мәгънәсе бар. Мин берничә елымны заводта, районда яшьләр хәрәкәтенә багышладым. Юкка түгелдер.

Минем күңелдә бик күп якты хатирәләр һәм күңелле тәэссоратлар  яши. Бу чараларга, КВН, слетларга, квестларга әзерләнү, шат, энергияле фикердәшләр даирәсе – минем өчен бик кадерле. Иң мөһиме - идея белән  яну, командада булу һәм беркайчан да боекмау!

Хәзерге яшьләргә ялкынланып яшәүләрен телим, бернигә дә карамастан, алга барыгыз. Бәйрәм белән! Барыгызга да игелек һәм позитивлык телим!

Ә минем ялкыным беркайчан да сүнмәс.

Анастасия Михайлова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International