2022 елның 27 июнендә Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

2022 елның 27 июнендә 06.00-07-30 сәгатьләрдә Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3нче километрында Ютазы ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары һәм җинаятьчеләрне эзләү хезмәтләре белән берлектә, «Тоннель» рейды үткәрделәр.

 

Рейдның максаты-юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау; федераль/республика эзләнүендә булган затларны ачыклау.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 85 автомашина тикшерелде, 3 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды: куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозып, ТЧ белән идарә итү һәм алгы ян тәрәзәләренең  үтә күренмәлелеген начарайтучы япма капланган (тонировка) ТЧ белән идарә итү. Тонировкалы автомобиль йөртүчегә хокукка каршы гамәлләрне туктату турында таләп бирелде.

Әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә хәбәр итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International