Ютазы районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге 1 млн. сумлык грант отты

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Грантлар конкурсында бөтен республикадан яшьләр сәясәте учреждениеләре, шул исәптән Ютазы районының яшьләр бүлеге, «Авыл яшьләре өчен грантлар мәктәбе» проекты белән катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең район тарафыннан тәкъдим ителгән проект социаль әһәмияткә ия дип табылды һәм аны тормышка ашыру өчен 1 млн. сум бүлеп бирелде. Менә дигән нәтиҗә, афәрин!

Проектның максаты - район яшьләренә белем бирүне үстерү. Әлеге проект кысаларында көзен уку-укыту яшьләр форумын үткәрү планлаштырыла, анда чакырылган спикерлар авыл яшьләренә төрле грантлар язу һәм аларны яклау турында сөйләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International