Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүне гамәлгә ашыру сроклары турында хәбәр итә.
8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүнең беренче түләве аны билгеләгәннән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча башкарыла.
Аннан соңгы түләүләр тиешле ай өчен түләнелгән айдан соң килүче айның 1-нче числосыннан 25-нче числосына кадәр башкарыла.
Әгәр беренче түләү май аенда билгеләнгән айдан алып 2022 елның 31 маена кадәрге чорда башкарылса, июнь ае өчен түләү гамәлгә ашырылачак:
- кредит оешмалары аша - 3 июльдә, әмма күрсәтелгән дата ял (бәйрәм) көне белән туры килгән очракта түләү алдагы эш көнендә башкарыла;
- федераль почта элемтәсе оешмалары аша – 5 числодан 24 числога кадәр, яшәү адресы буенча китерү графигы буенча.
Шуңа бәйле рәвештә, әгәр беренче түләү июнь аенда билгеләнгән айдан 30 июньгә кадәр булса, июль аенда киләсе түләү, кредит оешмалары яки федераль почта элемтәсе оешмалары аша, август аенда билгеләнгән срокта башкарыла.
"Түләү срокларына килгәндә, гаризаны карау 10 эш көнен алып тора, ә аерым очракларда максималь срок -30 эш көне (ПФРга ведомстволардан безнең запросларга җаваплар килү вакыты). Түләүдән баш тарту турында хәбәрнамә 1 эш көне эчендә җибәрелә. Акча, аны түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә гамәлгә ашырыла", - дип искәртте Татарстан Республикасы буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин.