Күчемсез милекне рәсмиләштерүгә документлар биргәндә татарстанлылар өчен нәрсә үзгәрәчәк.
2022 елның 29 июненнән Татарстан Росреестры һәм КФҮ кәгазьсез документлар әйләнешенә күчү буенча үзгәрешләр үз көченә керә.
Әлеге эш «стоп-кәгазь» проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла, ул электрон документ әйләнешен яхшыртуга, архивларны цифрлаштыруга һәм кәгазьдә саклана торган мәгълүмат санын минимальләштерүгә юнәлдерелгән.
Хәзер күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую яки хокукларны теркәү өчен күп функцияле үзәккә кергән документларны КФҮ хезмәткәре электрон документ формасына әйләндерәчәк, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән раслаячак һәм Татарстан Росреестрына электрон рәвештә, якланган элемтә каналлары аша җибәрәчәк. Кәгазь документлар электрон рәвешкә күчерелгәннән соң, алар әзер документларны күп функцияле үзәкләр офисларында бирү датасына кадәр сакланачак. Элегрәк аларны КФҮдән Росреестрга һәм киресенчә илтәләр иде.
"Игътибар итегез, 2022 елның 29 июненнән «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» гы законга үзгәрешләр үз көченә керә, аның нигезендә барлык исәп-теркәү гамәлләре дә бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан КФҮ хезмәткәре раслаган күчермә белән расланачак. Сату-алу, ипотека, өлешләп төзүдә катнашу һ.б. шартнамәсенең учет-теркәү гамәлен үткәрү өчен бирелгән очракта, үткәрелгән теркәү шулай ук элеккеге кебек теркәү язуы белән түгел, ә ЕГРНнан өземтә белән расланачак. Шул ук вакытта әлеге документлар юридик көчкә ия», - дип, яңалыклар белән уртаклашты Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алмаз Арсланов.
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте