Башлангыч мәктәпнең мәктәп яны лагерында - канәгать балалар

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Башлангыч мәктәпнең "Күңелле сәяхәтчеләр" мәктәп яны лагерында дүртенче дәрес көне "Интеллектуаллар планетасы" шигаре астында үтте.

Малайлар һәм кызлар "Безнең галактика" дигән интеллектуаль уен уйнадылар, аннары Үзәк китапханәдә "Наркотикларга юк!" дип аталган күргәзмәдә булдылар.

"Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр" дигән практик дәрес бик кызыклы үтте. Балалар велосипедта йөрү кагыйдәләре турында мультфильм карадылар һәм практикада велосипедта транспорт юлы аша чыгу күнекмәләрен өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International