Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр!

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды, «Электрон сәүдә үзәге» АКБО белән берлектә, «Wildberries - идеядән сатуга кадәр» өйрәтү форумы – марафонын башлау турында игълан итә.

 

Форум-марафон кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы затларга, шулай ук Wildberries маркетплейсына чыгу белән кызыксынучы физик затларга адреслана.

 

Өйрәтү форум-марафонын узу кысаларында катнашучылар түбәндәгеләрне эшли ала:

- шәхси кабинетны теркәргә;

- товар карточкаларын булдырырга  һәм фотосурәтләрне йөкләргә;

- товарга бәяләрне йөкләргә;

- товар китерүне рәсмиләштерергә;

- логистик схеманы ачыкларга;

- шәхси кабинетта склад сайларга һәм көйләргә;

- сату башларга.

Өйрәтү модульләрен узу һәм биремнәрне уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча форум-марафонда катнашучылар электрон сертификат алачак.

Укулар "Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" милли проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International