- Ничек инде ул "Ютазы таңы"ннан башка? - ди Урыссу бистәсендә яшәүче Асия Латыйпова. - "Ютазы таңы" һәр йортта булырга тиеш, чөнки бу район тормышы турында бердәнбер мәгълүмат чыганагы.
Миңа газетада барысы да ошый, бигрәк тә кешеләр турында рәхәтләнеп укыйм, әле янәдән берничә тапкыр дин, мөселман бәйрәмнәре турындагы материалларны укыйм. Без Кече Урыссудан апам белән икебезгә бер гәҗиткә язылдык, ул беренче булып укый, ә аннары миңа хәбәр итә.
Өлкән кеше буларак, мин, кеше газета-журналлар укымаса, район тормышы белән кызыксынмый, дип кыю рәвештә әйтә алам. Мондыйлар, гадәттә, зарлана: тегесе болай түгел, монысы алай түгел...Минем өчен район гәҗите - барысы да! Күп укыгач, күп беләм. Сезгә мөрәҗәгать итәм, ютазылылар, район газетасын алдырыгыз һәм укыгыз!
Редакциядән:
Хөрмәтле гәҗит укучыларыбыз!
Бары тик "Ютазы таңы" газетасына язылучылар өчен генә!
Әгәр дә сез район газетасына редакция аша язылсагыз (альтернатив язылу), икенче яртыеллык дәвамында квитанцияне күрсәткән очракта, бер шәхси белдерүне (рекламага түгел), котлауны бушлай гәҗиттә урнаштырырга мөмкин булачак.