"Фарвин" сәүдә үзәге яныннан узып барганда, без үз бакчалары продукциясен сатучы хатын-кызлар белән әңгәмә корырга булдык.
- Район гәҗитен моңа кадәр гел алдырып килдек, әмма соңгы вакытта финанс кытлыгы аркасында алудан туктадык, - диде аларның берсе. - Менә бакчага йөрибез, соңгы вакытта һәр ихатаның тимер баганасын урлаулары һәм металлга тапшырулары кәефне кыра. Кешеләр, сез нишлисез? Эшкә урнашыгыз, нигә кеше милкенә кызыгасыз? Кызым, бу хакта языгыз әле, бәлки оялырлар. Бөтенләй чиктән чыктылар, суны җыяр сыем калмады, урлап киткәннәр.
Аның янәшәсендә торган башка апалар безнең гәҗит укучылар булып чыкты. Әйе, урлашулар турында да, эшсезләр турында да, мәктәп эскәмиясеннән хезмәткә ничек өйрәтергә кирәклеге турында да язарбыз. Сез генә язылыгыз һәм укыгыз!