Урыссу башлангыч мәктәбе базасында Татарстан профсоюзлары федерациясенең күчмә семинар-киңәшмәсе узды.
Бу хезмәткәр белән эш бирүче арасында хезмәт килешүләре өлкәсендә иң мөһим аспектлар, законнардагы үзгәрешләр, электрон документ әйләнешенә күчү тәртибе, шәхси мәгълүматлар белән эшләүнең яңа кагыйдәләре, хезмәтне саклау турында конструктив сөйләшү булды. Киңәшмә эшен ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева ачты. Федерация эшчәнлегенә быел - 30 ел, ул «Татарстан Республикасында социаль партнерлыкка 30 ел» фильмын тәкъдим итте. Аерым алганда, сүз куркынычсыз хезмәт шартларына профсоюз контролен ныгыту буенча эшне дәвам итүнең мөһимлеге турында барды. Әйтик, 2019-2021 елларда хезмәтне саклау шартларын тикшерү барышында 277 856 тәртип бозу очрагы ачыкланган. Бу әлеге өлкәдә белемнәрне арттырырга дигән сүз. Сүз уңаеннан, Татарстанда профсоюз хәрәкәтенә – 115 ел. Бу җитди юл, аның максаты - эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә хезмәт куючыларга лаеклы хезмәт шартлары булдыру, аларның хокукларын яклау, хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклау. Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нигезендә куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү бурычы эш бирүчегә йөкләнгән.
ТР Һөнәри берлекләр федерациясенең баш техник инспекторы Ирина Андринаның чыгышы семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Ирина Андина билгеләп үткәнчә, хезмәтне саклау өлкәсендә глобаль үзгәрешләр булырга тиеш. «Даими гильотина» дип аталучы норматив хокукый актларны яңадан карау һәм гамәлдән чыгару планлаштырыла, аларның кайберләре 1917 елдан бирле гамәлдә икән. Соңгы вакытта өч меңнән артык акт юкка чыгарылган һәм бу эш дәвам итә. Бүген һәр предприятиедә һәм учреждениедә хезмәтне саклау белән идарә итү системасын булдырырга кирәк, диелде Андина чыгышында.