Үзәк китапханәдә, мәктәп яны лагере балалары өчен, Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотиклар: хәвеф территориясе» дип исемләнгән әңгәмә-кисәтү узды. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова катнашучыларга наркотикларның зарарлы йогынтысы, наркомания — наркотик матдәгә тартылу, аны кабул итү теләге белән характерлана торган каты авыру турында сөйләде. Балалар уеннарда катнаштылар: "Мозговой штурм” - тартмада нәрсә булуын тап, “Сүзне җый” - киселгән хәрефләр белән таратылган карточкалардан сүзләр җыйдылар. Аннары балаларга «Леденец»мультипликацион фильмы күрсәтелде. Чара ахырында балаларга наркотикларга каршы көрәш темасына рәсемнәр ясарга тәкъдим иттеләр, анда алар үз фикерләрен белдерделәр, җәмгыятьтә мондый тискәре күренеш белән ничек көрәшергә.