Безнең һәрберебезнең хыялы бар, һәм бүген лагерь балалары караган "В небо за мечтой" фильмы герое, намуслы, хезмәт сөючән һәм игелекле кеше булсаң, хыяллар чынга ашуын исбатлады.
Игелек һәм явызлык темасын үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре үткәргән "Бәла исеме - наркотиклар" дигән темага әңгәмә дәвам итте.
Күңелле җәйге көн паркта хәрәкәтчән уеннар белән дәвам итте.