90 яшьлек Зәрия Фәизова үзенең хатирәләрендә безне кырыгынчы-илленче елларда яшәгән һәм эшләгән якташларыбыз янына алып китте.
Зәрә Нургали кызы Шәйхулова (кыз чагындагы фамилиясе) 1932 елда Иске Урыссу авылында туа. Әтисе - гражданнар сугышы инвалиды. Аны кулсыз Нургали дип йөртәләр.
- Сугыштан кайткач, ул вакытта 16 яшь кенә тулган әнигә өйләнгән, - дип искә ала Зәрия апа. - 1921 елда аның әти-әнисе, әбием белән бабам, бер көндә үлә. Аларны Чәкән базарында бер капчык бодай өчен үтерәләр. Ат акыллы булып чыга – аларның үле гәүдәләрен өйгә алып кайта. Менә шундый авыр вакытлар булды. Тагын бер очракны оныта алмыйм. Кырыгынчы еллар башында Иске Урыссуда авыл советы рәисе булып Мирсәяф абый билгеләнде. Аңа кадәр бу вазифаны Мөхәммәтшин абзый башкарды. Бервакыт ындыр табагыннан кайткач, аны атып үтерделәр. Бу 43нче ел иде. Мирсәяф абыйны кулга алдылар. Янәсе, моны син генә эшли аласың. Дөрес, соңыннан чын үтерүченең эзенә төштеләр.
Авыр чор. Зәрия тугыз-унбер яшеннән колхозда эшли. Чәчү вакытында төннәрен дә чәчү эшләре дәвам иткән чаклар да була. Кулына фонарь тотып, кыз буразналарны яктырткан. Өйгә таң аткач кына кайта торган була. Әтисе Ютазы районының салым агенты булып эшләгән. Билгеле булганча, ул елларда азык-төлек салымы җыйганнар. Әйтик, бер хуҗалыктан 40 килограмм ит, 250 литр сөт, 100 йомырка һ.б. тапшыру каралган була. Зәрия 1934 елда туган энесе белән - әтиләренең тугры ярдәмчеләре. Әтисе белән улы ат җигеп, Ташкичү, Какылы Күл, Кордон, Кече Урыссу авылларын йөреп чыккан арада, Зәрия үз авылларындагы йортларда салым җыеп йөргән. Күрәсең, җирле халык салым бурычларын яхшы үтәгәндер, чөнки 41нче елда салым агенты Нургали Шәйхуловка патефон тапшыралар. Затлы бүләк!
- Без тәрәзәне ача идек тә, - дип сөйли мәкаләбез герое, - тәрәзә төбенә патефонны куеп, армый-талмый өч пластинка әйләндерә идек. Бөтен авылдан балалар җыела. Элек бит һәр ишегалдында биш-алты бала иде. “Әпипә”, “Иске кара урман” ... Бу җырлар мәңгегә истә калган.
Сүз уңаеннан, аннан соңгы елда әтигә каз йоныннан юрган, ә тагын бер елдан соң «Зингер» тегү машинасын бүләк иттеләр. Ә әнигә яхшы эшләгәне өчен - итәк белән пиджак. Бөтен гаилә алдынгылар сафында булды. Хәтерлим әле, әти-әни таңнан безне: «Кояш чыкканда йокламагыз, фәрештәләр бу вакытта ризык тарата, торасыгыз килмәсә дә, торыгыз», - дип уяталар иде. Ач яшәдек дип әйтә алмыйм. 30 сутый җир, сыер, сарыклар, күркәләр, казлар асрадык. Өстәвенә, хезмәт көненә ашлык та булды.
Сугыштан соң, аңа 19 яшь булганда, Зәрия апа Октябрьский шәһәренә, абыйсы янына бара. Сигезенче сыйныфны Бәйрәкә мәктәбендә тәмамлый. Шәһәрдә ул сәүдә системасына урнаша, туңдырма сата. 1954нче елда кияүгә чыга. Кайчагында 40ар фляга сөтне машинадан бушатырга туры килә. Өзлегеп, беренче баласын югалта. Кыскасы, табиблар аңа Урта Азиягә күчәргә киңәш итәләр. Алар шулай Үзбәкстанга күченә. Әмма ире тиздән яшь хатынын калдырып китеп бара. Тормыш дәвам итә. Ул кабат кияүгә чыга, ике кызы – Зөлфия һәм Әлфия туа. Ни кызганыч, аларның берсе бик иртә дөнья куя, ә Зөлфия Казан шәһәрендә яши. Зәрия апа әле тагын икетуган сеңлесенең опекуны да. Ул үз өстенә биниһая зур йөк алган. Әмма хатын-кызның йөрәге авыру туганыннан баш тартырга мөмкинлек бирми икән, кая барсын? Хәер,игелеклелек начар сыйфат була алмый.