ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, 2022 елның биш аенда районда 21 пар үз мөнәсәбәтләрен теркәгән, бу узган ел белән чагыштырганда бер никахка кимрәк.
Теркәлүчеләрнең 60 проценты үзләрен никах җепләре белән бәйләгән. Никахларын кабат 8 ир-егет һәм 9 хатын-кыз теркәгән. Иң яшь кияүгә - 24, кәләшкә – 20 яшь, иң өлкән кияүгә – 62, иң өлкән кәләшкә – 56 яшь.
Аерылышучылар саны 23тән 29га кадәр арткан. Аерылышуларның төп өлеше гаилә стажы 1 елдан 10 елга кадәр булган гаиләләргә туры килә. Аерылышуларның 80 проценттан артыгы хатын-кызлар инициативасы буенча булган. Аерылышучыларның күбесе (18) 25-39 яшьлек гаиләләргә туры килә. Аерылышканнан соң 39 бала тулы булмаган гаиләләрдә яши. Никахларын өзәргә карар иткән иң өлкән ир-ат районда яшәүче 60 яшьлек ир, иң өлкән хатын-кыз – 55 яшьлек.
Хисап чорында ата булуны раслау турында 10 акт теркәлгән, бер акт – уллыкка (кызлыкка) алу турында һәм бер акт – исемне үзгәртү турында.
Гаилә институтын ныгыту максатыннан, ЗАГС бүлеге, башка хезмәтләр белән берлектә, гаилә тормышы юбилярларын, парларны хөрмәтләү, истәлекле һәм күркәм даталарда теркәлүне, игезәкләре туган парларны хөрмәтләүне уздыра.