Җәйге каникулларны эчтәлекле ял итү өчен файдаланырга кирәк, шуңа күрә тематик мәйданчыкларны оештыру актуаль.
Дуслык мәйданчыгы балалар ял итү һәм тәрбияләү өчен бик мөһим миссия башкара.
Бүген, 29 июнь көнне, "Балалар иҗат үзәге" МББУнең "Дуслык территориясе" мәйданчыгында "Интернетсыз җәй" дигән күңел ачу, музыкаль уен программасы булып узды.
Балалар бик теләп уйнадылар һәм биеделәр, юл йөрү кагыйдәләре буенча ярышларда катнаштылар. Игнатьева Р.И. барлык актив балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча китаплар тапшырды.
Балаларны бу көнне призлар һәм конфетлар сөендерде.
Балалар белән үткәрелә торган әлеге чара коллективны берләштерүгә, иҗади фикер йөртүгә, балаларның хәрәкәт активлыгын, психофизик сыйфатларны, иҗади, инициаторлык сәләтләрен, мөстәкыйльлекне үстерүгә ярдәм итте.