Беләсезме, миңа һәрвакыт өлкән кешеләр ошый иде. Алар – чын тарих хәзинәсе, аларны нигә икәнен үзем дә аңламыйча, балачактан тыңларга яраттым.
Бу сурәткә карагыз әле. Бу ханымга – 70-80 яшьме, ә бәлки 60 кынадыр? Бер нәрсәне ышанычлы рәвештә расларга була, ул үз яшеннән күпкә өлкәнрәк күренә. Бу аңлашыла да – кулдан эшкәртелгән 30 сотый бакча, өстәвенә, йорт тулы мал-туар. Фотограф-һәвәскәр, мөгаен, бөтен эшләрен ташлатып, төшерергә “әмер” биргәндер. Әйтелгән - эшләнгән. Хатын-кыз хәтта кулын да юып тормагандыр. Самими җан. Бу сурәттә күпме җылылык, заман кешесенә ул күпне сөйли. Авыл кешесенең катлаулы тормышы, өлкән буын кешеләренең искиткеч эшкә сәләтлелеге һәм чыдамлыгы турында.