Әбсәләм авылында «Пакер» НПФ һәм «ТАПАРТ» МЭМЗ хезмәткәрләре үз акчаларына балалар мәйданчыгы урнаштырдылар.
Завод хезмәтчәннәре спорт комплексын китереп кенә калмадылар, аны җыю һәм урнаштыру буенча барлык эшләрне дә башкардылар.
Игелек акциясе Әбсәләм авылы балаларын шатландырды, аларга хәзер уйнау һәм ял итү өчен һәрвакыт урын бар.