Урыссуда ишегалды һәм мәктәп яны лагерьларын карап йөрделәр

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Бүген район җитәкчелеге вәкилләре М. Җәлил, Урыссу 17-19, Куйбышев 7, Ленин, 6 урамнары буенча урнашкан ишегалды  мәйданчыкларын карап йөрде, шулай ук балалар иҗат үзәге мәйданчыгында һәм 1 нче һәм 2 нче мәктәп яны лагерьларында булдылар.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Регина Галләмова ишегалды лагерьларының ничек эшләвен үз күзләре белән күрделәр.

- Барыннан да элек куркынычсызлык, - дип билгеләп үтте Аяз Әдип улы әй әйдәманнар белән әңгәмә вакытында, аларга юл аркылы чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте.

Ишегалды мәйданчыкларында кечесе дә, зурысы да, уртача алганда, 10-15 кеше җыела. Әйдәман җитәкчелегендә балалар иртәнге тугыздан көндезге сәгать бергә кадәр вакытны күңелле уздыралар: хәрәкәтле уеннар уйныйлар, флеш-моблар бииләр, җырлыйлар, рәсем ясыйлар һәм гамәли сәнгать белән шөгыльләнәләр. Вожатыйлар биредә актив һәм энергияле яшүсмерләр, алар үз теләкләре белән бирегә мәшгульлек үзәге аша җәйге каникуллар вакытында эшкә урнашканнар.

Район башлыгы әйдәманнардан киләчәктә тормыштагы планнары һәм булачак һөнәр сайлау турында кызыксынды, аларга максатчан уку сайларга тәкъдим итте.

Лагерьга йөрүче малайлардан һәм кызлардан Аяз Әдип улы каникулларның ничек узуы һәм аларга мәйданчыкка йөрү ошавы-ошамавы турында сорашты.

Ишегалды мәйданчыкларын карап чыкканнан соң, делегация мәктәп яны лагерьларына юнәлде.

Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп яны лагерьлары , ишегалдыныкылар белән чагыштырганда, бәхәссез, яхшырак. Тәҗрибәсез яшүсмер-вожатыйлар тырышсалар да, балалар белән уйнасалар да, рәсем төшерсәләр дә, спорт ярышлары үткәрсәләр дә, мәктәп яны лагерьларындагы әйдаманнарның педагогик тәҗрибәсе өстенлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International