катнаштылар.
Урыссу гимназиясеннән берничә талантлы бала «Болгар–Туган тел» төбәкара чатыр лагерена ял итәргә җибәрелде.
Һәр көнне ял итүчеләрне татар теленең кызыклы дәресләре, халык җырлары һәм биюләре, гамәли сәнгать, ораторлык һәм театр осталыгы буенча искиткеч мастер-класслар көтте. Программа телне гамәли куллану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән иде.
«Болгар–Туган тел» төбәкара чатыр лагере беренче тапкыр 2014 елда оештырылды һәм Россиянең 11 субъектыннан 500 дән артык сәләтле баланы берләштерде. Лагерь программасы татар мәдәниятен тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән.
Лагерь ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәме белән үткәрелә. Быел "Болгар-Туган тел" беренче тапкыр Биләр территориясендә уза.