1 нче башлангыч мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр спорт ярышларын бик яраталар.
"О, спорт, син тормыш!"- 1 нче мәктәпнең мәктәп яны лагере шундый шигарь белән бүген эшли башлады. Балалар бик теләп спорт квестында катнаштылар. Алар самокатларда йөрүдә көч сынашты, төз атучылар да, җайдаклар да, "Җиденче кеше артык" уенында катнашучылар да булдылар. Хәрәкәт уеннарына алмашка интеллектуаль уеннар килде, шахмат һәм шашка буенча турнир узды. Бу уеннарда уйный белмәгән балалар өчен уен кагыйдәләре белән таныштылар һәм шахмат фигуралары ясадылар. Бу көнне РФ гимнын кабатлау һәм Гаилә паркында хәрәкәт уеннары белән төгәлләделәр.