"Гаилә" паркы барлык мәйданчык балаларын берләштерде

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Бүген паркта ишегалды лагерьларының беренче сменасы ябылуга багышланган чара узды.

Бүген Урыссуның барлык ишегалды мәйданчыкларыннан балалар Гаилә паркына яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган смена ябылуга багышланган чарага җыелдылар. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең баш белгече Дарья Газетдинова балаларга изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте, аларга күңелле каникуллар һәм яхшы кәеф теләде. Балалар белән бергә команда туплау уенын уйнаганда, яшьләр бүлеге вәкиле смена дәвамында лагерь тормышында актив катнашкан ишегалды мәйданчыкларындагы балаларны бүләкләү тантанасын үткәрде. Чара ахырында балалар гомуми флэш-моб биеделәр һәм таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International