"Гаилә" паркында балалар өчен викторина үткәрелде

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

30 июль көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге балалар өчен Гаилә паркында "Яшәгән ди булган ди балыклар, кошлар, җәнлекләр" дип исемләнгән викторина үткәрделәр.

Китапханә мөдире дүрт аяклы дусларыбыз турында сөйләде. Чара барышында балалар хайваннар, кошлар, балыклар турында конкурсларда актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, табигать, хайваннар турында мәкальләр укыдылар. Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International