Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Һәм тагын Орск. Исәнме!
2013 елның 1 июле, дүшәмбе
Июньнең соңгы көннәрендә ютазылылар күрсәтмә Сабан туе белән Орск шәһәренә бардылар.
ТРның беренче Президенты М. Шәймиев кушуы буенча Россия Федерациясе төбәкләрендә Сабан туйларын бәйрәм итүдә Татарстанның рәсми делегацияләре катнашуы турында ТР Хөкүмәте карары кабул ителүенә быел 11 ел тулды.
Бу вакыт эчендә ютазылыларга Магнитогорск, Абдуллино, Оренбург өлкәсе һәм өч ел дәвамында Орскта булырга туры килде. Быел да татар Сабан туе күркәмлеген безгә таныш булган Россиянең өлкә карамагындагы шәһәренә җиткерергә мөмкин булды.
29 июньдә татар-башкорт мәдәниятенең инде традиционга әверелгән “Сабан туе” бәйрәме кысаларында Виктор Поляничко исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы хөрмәтле кунакларны тантаналы рәвештә каршылады. Алар арасында район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зәрия Сәетгалина, мәдәният бүлеге начальнигы Зилә Шәрипова, шулай ук район мәдәният йорты артистлары, “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле бар иде.
Сәнәгать әһәмияте һәм халык саны буенча Орск – Оренбург өлкәсенең икенче шәһәре – биредә 200 меңгә якын кеше яши. Орскның күпчелек халкы руслар. Бу Оренбург өлкәсе көнчыгышының иң зур шәһәре, шуңа күрә күрше шәһәрләр һәм районнар өчен объектив рәвештә административ-хезмәт күрсәтү функцияләрен башкара. Әлеге җирлекләрдә тормыш дәрәҗәсе түбәнрәк, бу Орскка укырга һәм эш эзләргә китүчеләрнең миграцион агымы артуга сәбәп булып тора. Нәкъ менә әлеге шәһәр сәхнәсендә ел саен Сабан туе тантанасы узуы куанычлы.
Сәхнә, гадәттәгечә, тантаналы итеп бизәлгән иде, чөнки бу көнне шәһәр Яшьләр көнен дә бәйрәм итте. Һәм безнең Сабан туе да делегациянең тантаналы йөрешеннән башланды. Аннары хуҗалар һәм кунаклар сәхнәгә күтәрелде. Орск шәһәре башлыгы Виктор Франц җыелучыларны бәйрәм белән котлады.
- Традиция буенча бездә бүген кунакта Татарстан вәкилләре, дип ассызыклады ул. – Орсклылар белән очрашу өчен татарстанлыларның ел саен шундый озын юл үтүләренә карамастан, безнең чакыруны кунаклар зур теләк белән кабул итә. Һәм бу традиция саклансын иде дип телисе килә. Безнең зур гаиләдәй дус булуыбыз, очрашуларыбыз бик күңелле хәл булуын сөйләп торырга кирәк микән?
Шәһәр башлыгы ТР Премьер-министры Илдар Халиков исеменә сәламләү хаты, шулай ук район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменә рәхмәт хаты һәм истәлекле сувенир тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм мәдәният бүлеге начальнигына да рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Үз чиратында район башлыгы урынбасары ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе кунакларына сәламләү хатын укып ишеттерде һәм тарихи дуслыкның киләчәктә дә дәвам итүенә ышаныч белдерде.
Әлеге бәйрәм барлык катнашучыларны күп санлы чыгышлар, бүләкләр, ике якның да вәкилләреннән торган сәхнә осталары оештырган концерт, уеннар, спорт ярышлары белән берләштерде. Халык концерт карау, чын милли Сабан туе уеннарында катнашу өчен күп җыелган иде. Уен мәйданында безнең оештыручылар орсклыларны чүлмәк ватарга, бау тартышырга өйрәтте, башка уеннарга җәлеп итте. Безнең артистларның чыгышы барысының да күңелләренә хуш килде.
Орскта яшәүче Валентина болай диде:
- Миңа калса, бәйрәм шәп булды. Аны күңелле итәргә теләгән кешеләр бәйрәмдә актив катнашты һәм без энергия заряды, уңай эмоцияләр алдык. Ютазылыларга бәйрәм ясаулары өчен рәхмәт.
Татьяна Васильева:
- Афәрин! Яхшы бәйрәм оештырдыгыз! Киләчәктә дә шулай дәвам итегез, - диде.
Орсктагы “Туган тел” татар мәдәнияте үзәгенең бәйрәмне үткәрүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтәргә кирәк. Үзәк вәкилләре район җитәкчелеге, ютазылылар, безнең артистлар белән илһамланып әңгәмә корды. Һәм киләсе елда да очрашырбыз, дигән ышаныч белдерде.
Сүз уңаенда: Торак пунктның баштагы исеме Оренбург; ул күчмә халыктан саклану өчен билгеләнгән була һәм ныгытыла. Аны төзү Җаек елгасы буенча чик хәрби линиясе барлыкка килүгә башлангыч сала. 1741 елда аны Орск ныгытмасы дип атый башлый. Оренбург исә Урал елгасы буена күчерелә.
Рәмзия ГАЛИМУЛЛИНА
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз