"Дубравушка" балалар сәламәтләндерү лагере янә ял итүчеләрне кабул итә

2022 елның 1 июле, җомга

Җәйнең беренче көнендә "Дубравушка" балалар сәламәтләндерү лагеренда икенче смена старт алды.

«Бүген, 1 июльдә «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагеренда  икенче смена башланды. Беренче спорт сменасыннан аермалы буларак, бу смена муниципаль, аның дәвамы 21 көн тәшкил итәчәк. Барлыгы 80 бала ял итәргә килде", - дип хәбәр итте яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Илдар Әхтәмов.

Яшьләр бүлеге белгечләре балалар өчен кирәкле документларны кабул итеп, әти-әниләргә юлламалар биргән. Матур табигать, урман һавасы, балаларны лагерь капкасы янында шат күңелле әйдәманнар каршы алуы, балаларны ялга озатучы ата-аналар - болар барысы да күңелле мәшәкатьләр, кабатланмас шатлык һәм маҗаралар көтү мохитын тудыра.

«Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагере урманда, Хөррият авылыннан 1,5 км ераклыкта урнашкан. Лагерь территориясендә ял итүчеләр өчен 2 корпус бар, ашханә, уен мәйданчыклары, хуҗалык блогы бар. Лагерьда медицина хезмәткәре эшли, өч тапкыр туклану оештырылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International