Тантаналы чара "Саубуллашу мәктәп вальсы" дигән исем астында мәдәният йортында узды.
Бәйрәкә авылы мәдәният йортында тугызынчы һәм унберенче сыйныфны тәмамлаучы ун кешегә өлгергәнлек аттестатлары тапшырылды, тантаналы чарада укытучылар һәм ата-аналар катнашты. Менә алар мәдәният йорты сәхнәсенә тезелеп басканнар – дүрт унберенче сыйныфны тәмамлаучы һәм алты – тугызынчы сыйныфны . Аларга күптән көтелгән аттестатлар һәм таныклыклар тапшырылды. Чыннан да, мәктәпне тәмамлау турындагы документ юкка гына өлгергәнлек аттестаты дип аталмый. Шул мизгелдән ата-аналар һәм педагоглар игътибары астындагы “канаты ныгымаган” яшүсмернең канатлары ныгый башлый. Ул үз юлын сайларга тиеш.
Бу кичәдә район башлыгы Аяз Шәфигуллин, «АгроМир» ҖЧҖ җитәкчесе Сирин Галиев, җирлек башлыгы Альбина Әхмәтшина, чыгарылышчыларның ата – аналары һәм укытучылары чыгышларыннан күренгәнчә, иң мөһиме - мәктәп диварларында алган белемнәрне дөрес итеп куллану, аларның үз теләкләре һәм булачак һөнәрләре турында күзаллаулары белән тулыландыру һәм, әлбәттә, беркайчан да шикле сукмакларга басмау. Укытучылары билгеләп үткәнчә, соңгысы булмасын өчен, аларның акыллары җитәрлек. Алып баручы, һәр чыгарылышчыга кыскача характеристика бирде, балаларның хыялларын яңгыратты. Берәүләр - йортлар проектларга, икенчеләре – юрист, укытучы булырга хыяллана…
- Нинди генә тармакта эшләсәгез дә, туган ягыгызны онытмагыз, - диде Сирин Галиев. - Кызлар, билгеле, кияүгә чыга да, читкә китә. Бөтен өмет егетләрдә. Әйдәгез, сез туган авылыгызга киленнәр алып кайтыгыз.
Чара ахырында мәктәп вальсы яңгырады, ул, биюдә әйләнгән малайлар һәм кызларга карап, ирексездән, уйлар килә: бу яшьләр бәхетле булырга һәм дөньяны яхшырак итәргә тиеш. Ни өчен? Чөнки алар үзләре дә әйбәт.