Татьяна Санникованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Бүген Ютазы районы Урыссу поселогында яшәүче Санникова Татьяна Федоровна  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

 

Сугыш һәм хезмәт ветеранын район җитәкчелеге исеменнән Совет аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марьяна Харисова 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Ул Татьяна Федоровнага Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, бәйрәм гөлләмәсе һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Бүләкләр тапшырганда, Мария Закуан кызы аңа Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы чорда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Татьяна Санникова гомер буе Урыссуда – башта ГРЭСта, аннары бемит заводында, соңыннан балалар бакчасында эшләгән... Ире белән бергә өч бала: 2 кыз һәм бер  ул тәрбияләп үстергәннәр.

Бүген Татьяна Федоровна котлаулар, чәчәкләр һәм бүләкләр кабул иткәндә, күз яшьләрен тыя алмады.

Кызлары, килене һәм оныклары бәйрәм өстәле әзерләгән арада, юбиляр үзе турында тыйнак кына бәян итте.

— Мин Башкортстанның Федоровка районында туып үстем. Сугыштан соңгы елларда бик авыр булды, Урыссудан авылга апа  кайтты. Әни миңа: "Кит тә, эшкә урнашып, шунда яшә!",-  диде. Шулай итеп мин Урыссуга килеп  эләктем . Монда1950 елда килдем, шул вакыттан бирле биредә яшим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International