Яшьләр көненә багышланган бәйрәм программасы кысаларында, 2 июль көнне, "Янарыш" паркында яшьләр бүлеге оештырган "Скутер дэй" балалар өчен спорт ярышлары узды.
2 июль иртәсендә, "Янарыш" паркында самокат һәм велосипедта йөрү белән мавыгучы мәктәп укучылары өчен ярышлар узды.
"Самокатларда йөрү өчен махсус трассада балалар 30 секунд дәвамында катлаулы булмаган трюклар башкарды, жюри аларның осталыкларын 10 балл системасы буенча бәяләде. Әлеге ярышта 11-12 яшьлек һәм 8-9 яшьлек ике яшь категориясендәге 8 малай катнашты. Ярышларның икенче этабы паркның бирелгән территориясе буенча велосипедларда йөрү булды", - дип сөйләде яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Анастасия Фалько.