Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында балалар өчен "Янарыш" паркы мәйданчыгында " холли буяулары " фестивале үткәрелде.
"Фестивальнең төп максаты - балаларга һәм өлкәннәргә уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр бүләк итү. Бу бәйрәм Һиндстаннан башлагыч ала. Без малайлар һәм кызлар белән күңелле уеннар һәм викториналар уздырабыз, аннан соң барыбыз бергәләп капчыктан төрле төстәге порошок очырабыз, төрле төстәге фейерверк килеп чыга. Балаларда бу һәрчак соклану уята! - диде фестивальне оештыручы, Туймазы шәһәренең "Бәхет территориясе" бәйрәмнәр агентлыгы вәкиле Иван Чернов.