Ютазы районында Россия Федерациясенең дала төбәге вәкилләре булып китте.
Эшлекле сәфәр кысаларында Калмыкия Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе Чыңгыз Бериков, Калмыкиянең Яшкүл районы муниципаль берәмлеге башлыгы Савр Мушаев Акбаш авылында, Ютазы Кымыз белән дәвалау шифаханәсе поселогында, «Ансель Вафауллин» КФХсында, Ютазы мәктәбендә, Урыссу поселогының сәнәгать паркында эшләп килүче «РегионЭлектро» заводында һәм бакча җиләге үстерү теплицасында булдылар, шулай ук «Гаилә» паркында, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда, Урыссу башлангыч мәктәбендә һәм Яшьләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә булдылар.
Делегацияне район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендәге район җитәкчелеге вәкилләре озата барды.