2022 елның 1 июленнән россиялеләр тормышында нәрсә үзгәрде

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Пенсия тупланмаларын саклау, паспортны рәсмиләштерү вакыты кыскару, шулай ук кече бизнес өчен махсус салым режимы - мондый үзгәрешләр Россиядә 2022 елның 1 июленнән көтелә.

Агымдагы елның беренче июленнән россиялеләр тормышында нәрсә үзгәрде.

 

* Кече бизнес өчен махсус салым режимы

2022 елның 1 июленнән кече бизнес өчен махсус салым режимы үз көченә керә. Кече бизнес һәм шәхси эшмәкәрләр яңа эксперименталь салым режимын — салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын (АУСН) куллана алачаклар.

 

* Бурычлыларның яшәү минимумын саклап калу хокукы

Әлеге закон нигезендә, бурычлылар, яшәү минимумын исәптән төшерүдән саклап калу өчен, турыдан-туры кредит оешмасына гариза бирә алалар. Шулай итеп, түләтүче башкарма документны суд приставларын җәлеп итмичә, бурычлы банкка тапшырса да, яшәү минимумы күләмендәге керемнәрне якларга мөмкин.

 

* Пенсия тупланмаларын яклау

Россиялеләр үзләренең пенсия тупланмаларын яклый алачак. Әгәр суд пенсия тупланмаларының законсыз рәвештә бер дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан икенчесенә күчерелүен таныса, гражданнарга вакытыннан алда күчкәндә алынган инвестиция табышын кире кайтарачаклар.

 

* Мәҗбүри медицина иминияте

Хәзер россиялеләр, үзләре белән ММИ полисы булмаган очракта да, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә ала. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, йә ММИ полисын, йә шәхесне раслаучы документ күрсәтергә кирәк булачак.

 

* Паспорт рәсмиләштерү вакытын кыскарту

2022 елның 1 июленнән паспортны рәсмиләштерү вакыты үзгәрәчәк. Хәзер эчке эшләр министрлыгы органы яисә КФҮ тарафыннан гражданнан документлар кабул ителгәннән соң паспортны рәсмиләштерү вакыты биш эш көненнән дә артмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International