Балалар өчен район сәламәтләндерү лагеренда икенче смена эшли башлады.
Сменаның өченче көненә "Дубравушка" лагерында барлык балалар да үзара танышты, хәтта үзләренә яңа дуслар да таптылар! Икенче смена “Дубравушка. Музыка кайда яши?» дип аталды.
Балалар өч отрядка бүленде, аларның һәрберсендә икешәр креатив вожатый. Алар бергә икенче лагерь сменасын ачуга әзерләнделәр, отряд девизлары, речевка һәм җырлар уйлап таптылар.
Таныш булыгыз!
1 нче отряд - МР3
Әйдәманнар:
Әдилә Илшат кызы
Энҗе Марат кызы
2нче отряд – BLACK STAR
Әйдәманнар:
Карина Федоровна
Азамат Әнис улы
3 нче отряд – Руки Вверх!
Әйдәманнар:
Богдана Рамил кызы
Руслан Рәфис улы