Җәй - бигрәк тә балалар яраткан вакыт, хәрәкәтчән уеннар чоры , чөнки алар-шатлыклы эмоцияләрнең мөһим чыганагы.
Бүген балалар "Велодромга чакырабыз" дип исемләнгән спорт ярышларында катнаштылар. Алар велосипедның ничек килеп чыгуы турында белделәр, велосипедта йөрүнең сәламәтлек өчен файдасына инандылар: ул зифа сын формалаштуга ярдәм итә, табан асты мускулларын ныгыта, күрү буенча табигый профилактика бара. Шулай ук велосипедта йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар.
Ярышлар өч этапта үткәрелде. Башта мәктәп территориясендә массакүләм заезд булды. Тәрбиячеләр балаларга велодромда юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Аннан соң балалар "змейка"траекториясе буенча конусларны әйләнеп узып, тизлеккә ярыштылар. Соңгы этапта туры юл буйлап ярышлар узды.
Чара бай эчтәлекле, мавыктыргыч гына түгел, чын - чынлап спортчыл һәм танып-белүгә булышырлык булып чыкты, балалар көн дәвамына җитәрлек позитив хис-тойгылар , күңел күтәренкелеге алдылар.