Димтамак мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәмен бал күлмәкләре, матур чәчәкләр һәм төрле төстәге шарлар бизәде

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Өлкәнәйгән, бәхетле егетләр һәм кызлар бу көнне үзләренең остазларына — укытучыларга, әти-әниләренә рәхмәт сүзләре әйттеләр, туган мәктәпләре белән саубуллаштылар, һәм алар белән 9 ел дәвамындагы якты, бай һәм бәхетле чор китте.

Мәктәп үз укучыларын чыгара. Алар арасында - уку ударниклары, олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, спортчылар, рәссамнар, артистлар, биючеләр, җырчылар, туган якны өйрәнүчеләр, тикшеренүчеләр бар. Хөрмәтле кунаклар, дулкынланган укытучылар һәм ата — аналар, котлаулар, рәхмәт сүзләре, теләкләр, чәчәкләр, шарлар, күз яшьләре һәм елмаюлар -  бу җылы июнь көнендә менә шундый үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International