Россия Федерациясенең дала төбәге вәкилләре Ютазы районында булдылар

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Ютазылыларда кунакта - Калмыкия Республикасы делегациясе.

Эшлекле сәфәр кысаларында Калмыкия Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе Чыңгыз Бериков, Калмыкиянең Яшкүл муниципаль берәмлеге башлыгы Савр Мушаев Акбаш авылында, Ютазы Кымыз белән дәвалау шифаханәсе поселогында, «Ансель Вафауллин» КФХсында, Урыссу поселогының сәнәгать паркында эшләп килүче «РегионЭлектро» заводында, җир җиләге үстерү теплицасында, «Гаилә» паркында, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда, Урыссу башлангыч мәктәбендә һәм Яшьләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә булдылар.

Район кунаклары авылларның, юлларның, ишегалларының, паркларның һәм скверларның төзеклеген лаеклы бәяләгәндер, дип уйлыйм. Хәзерге вакытта ремонт эшләре бара торган район мәдәният йорты каршындагы территория район үзәгендәге төп архитектура сәнгате истәлеге булырга вәгъдә итә. Грант акчаларыннан тыш, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты быел Урыссу поселогының  75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан өстәмә акча бүлеп биргән. Капиталь ремонтка 15 миллион сум акча сарыф ителәчәк. Брусчаткадан юллар, яшел зона,кече архитектур формалар урнаштыру һәм тагын  – матур "музыкаль" фонарьлар - тиздән боларның барысы да кешенең аңын формалаштыручы яшәү мохитенә әвереләчәк. Һәм әйе, Ленин һәйкәле безнең ил тарихының бер өлеше буларак, өлкән буын вәкилләре яшәгән, ышанган һәм иҗат иткән чорга хөрмәт билгесе буларак яңартыла. Әлеге һәм башка күп нәрсәләр турында сүз барды яклар сөйләшүендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International