“Тимер ташкынын” туктатырга көчебез юк. Әмма юллардагы күңелсез хәлләргә юл куймас өчен без балаларга ярдәм итә алабыз.
ЮХИДИ статистикасы буенча, нәкъ менә каникуллар вакытында балалар катнашкан юл-транспорт һәлакәтләре саны арта.
Гимназиянең җәйге сәламәтләндерү лагеренда Юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган көн узды.
Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәрсәгә китерергә мөмкин булуы турында балаларга аңлату; укучыларның урам, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, транспорт турында белемнәрен киңәйтү; светофорның эше, аның сигналларын билгеләү турында белемнәрне ачыклау максатыннан, тәрбияләнүчеләр өчен "Юл йөрү кагыйдәләре буенча сәяхәт" дигән дәрес үткәрелде. Малайлар һәм кызлар "Страна ПДД" дигән мультипликацион фильм карадылар. Балалар автомобильнең югары куркыныч чыганагы булуын аңлады, ләкин барлык кагыйдәләрне үтәгәндә, ул ышанычлы дус була һәм кирәккәндә ярдәм итә ала.