Аның тормышы эштә һәм кайгыртуда узган

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Сугыш һәм хезмәт ветераны Тәнзилә Ихсан кызы Хәкимова үзенең туксан яшьлеген билгеләп үтте.

Бу көнне юбиляр туганнарыннан, якыннарыннан, шулай ук район җитәкчелеге исеменнән котлаулар кабул итте. Финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова Ютазы районы башлыгы исеменнән юбилярны котлады һәм Россия Президенты исеменнән шәхси котлау тапшырды.

Тәнзилә Ихсан кызы, өлкән яшьтә булуына карамастан, үзен шактый яхшы хис итә. Ул Азнакай районының Әсәй авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туганын сөйләде. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Аларның бердәнбер хыялы -  бер генә тапкыр булса да туйганчы икмәк ашау була. Бөек Ватан сугышы вакытында 12 яшьлек кыз Тәнзилә өлкәннәр белән беррәттән колхоз басуларында эшли, терлек карый, уңыш җыюда катнаша. Урыссу поселогына ул 1949 елда, җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, эш эзләп килә. Ул Урыссу ГРЭСына төрле эш башкаручы булып урнаша.

Биредә ул булачак ирен очрата. Бергә тормыш коралар. Аннан соң күп еллар бемит заводында эшли, өч сменалы эш һәм гаилә алып бару җиңел булмый, әмма ул әле предприятиенең үзешчән сәнгать түгәрәгенә дә йөрергә  өлгерә. Моңлы татар җырларын башкарырга ярата. Производствода эшләүдән 67 яшендә генә туктый. Тәнзилә Ихсан кызының хезмәте «Хезмәт ветераны» һәм «Тыл ветераны” исемнәре белән бәяләнгән. Ире белән ул өч бала тәрбияләп үстергән, әмма, кызганыч, улы һәм кече кызы дөнья куйганнар икән инде. Хәзерге вакытта ул олы кызы Тәгъзимә кайгыртуы астында яши, бүген аның алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Тәнзилә апа - оптимист. Аның тормышка зарлануын ишетмәссең. Хәзер дә ул 90 яшендә хуҗалык мәшәкатьләре белән мәшгуль, бер генә минут та эшсез утырмый. Татар спектакльләре һәм татарча кино карый, һәркем белән уртак тел таба.

Руфия Мөхәммәтова юбилярга күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде, аңа сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International