Урыссу поселогында яшәүче Татьяна Федоровна Санникова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Сугыш һәм хезмәт ветеранын әлеге истәлекле көндә Совет аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марьяна Харисова котлады. Ул Татьяна Федоровнага Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, бәйрәм гөлләмәсе һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Бүләкләр тапшырганда, Мария Закуан кызы аңа Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы чорда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Татьяна Федоровнаның балачагы сугыш вакытында узган. Бу елларда аңа җиңел булмаган. Колхозларда эшләргә картлар, хатын-кызлар һәм балалар кала. Эшләү авыр була, эштә күбрәк вакыт балалар була.

- Без көчебезне дә, үзебезне дә кызганмадык. Илгә безнең ярдәм кирәк иде. Без фронт өчен эшләдек! - ди тыл хезмәтчәне.

Татьяна Санникова гомер буе Урыссуда – башта ГРЭСта, аннары бемит заводында, соңыннан балалар бакчасында эшли... Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр: 2 кыз һәм бер ул.

Бу истәлекле көндә Татьяна Федоровна котлаулар, чәчәкләр һәм бүләкләр кабул иткәндә, күз яшьләрен тыя алмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International