"Илдус Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыгы базасында районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Чипланган сыерларда алар турында бөтен мәгълүмат тупланган .

Аграрийларның зур сөйләшүе эшендә район башлыгы Аяз Шәфигуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин, шулай ук ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.

Терлекләрнең продуктлылыгын ничек арттырырга? Күпчелек хуҗалыклар өчен бу мәсьәлә элеккечә актуаль булып кала бирә. Мәсьәләне хәл итү юлларын эзләү «И.Нәбиуллин» крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек биналарында узды, анда «Кәрәкәшле» җәмгыяте җитәкчесе Данияр Нәбиуллин авыл хуҗалыгы производствосына терлекләрнең баш санын исәпкә алу буенча компьютер программасын кертү процессы турында мәгълүмат бирде. Биредәге ферма - заманча сөт комплексы түгел. Димәк, бу хуҗалыкка компьютер программасына база күрсәткечләрен дә кулдан кертергә туры килгән. Данияр Нәбиуллин аерым сыер мисалында цифрлы терлекчелекнең барлык өстенлекләре  белән  җентекләп таныштырды. Программа терлекләрне ашату, карау, җенес-яшьләрен исәпкә алу белән бәйле күп кенә технологик процессларның үтәлешен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Ягъни мондый карар турыдан-туры эш сыйфатына, шул исәптән терлекләрнең продуктлылыгын арттыруга йогынты ясый. Чөнки цифрлы күрсәткечләр сыерның хәл-торышы турында ачык күзаллау бирә. Җитәкче һәм тиешле белгечләр - ветеринар, зоотехник – сигналны игътибарга алалар һәм сыер белән шәхси эш алып баралар. Район башлыгы коллективта башкарылган эшне лаеклы бәяләде һәм башка җитәкчеләрне дә производствода цифрлы технологияләр кулланырга өндәде.

 

Азык әзерләү, узган кышлату азыгына кытлык турында сөйләгәндә, район башлыгы быел азык базасына бәйле проблемалар булырга тиеш түгел, дип ассызыклады. Ничек кенә булмасын, безнең төп бурыч - бер генә очракта да көтү баш санын киметмәү.

 

- Нәселле терлек сатып алу мул сөтнең кимүенә бәйле хәлне төзәтүгә ярдәм итәргә тиеш, - дип билгеләп үтте Аяз Шәфигуллин. - Бу мәсьәлә хәл ителә, бүгенге көндә тәэмин итүчеләр белән сөйләшүләр алып барыла. Терлекләрнең баш санын яңарту районның күпчелек хуҗалыкларына кагылыр, мөгаен. Савым буенча республика күрсәткечләре рейтингында безнең район алдынгылардан булмады. Без моңа юл куя алмыйбыз. Шуңа күрә барлык юнәлешләр буенча да тупланып эшләргә кирәк. Анализны  дөрес, вакытында хисап белән алып бару зарур. Моннан тыш, урып-җыюга әзерлек буенча көчләрне активлаштыру мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International