Оператив киңәшмәдә

2013 елның 2 июле, сишәмбе

Дүшәмбе иртәсендә башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә сүз балаларның ялы турында барды. Укучыларның җәйге ялы турында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова сөйләде. Дүшәмбе көнне, диде ул, “Дубравушка” балаларны сәламәтләндерү лагерына беренче сменадан  85 бала  китте. Бу оешма һәм предприятие эшчеләренең балалары. Сүз уңаеннан, башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подовалов лагерьны балаларны кабул итүгә әзерләшкән оешма һәм предприятие җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. Икенче сменада, дип аңлатты Белалова, спортсменнар, ә өченчесендә сәләтле балалар ял итәчәкләр. Киңәшмә азагында район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова Орск шәһәрендә узган Сабантуй турында сөйләде. Ул бәйрәмгә бик яхшы әзерлекне әйтеп үтте, безнең артистлар нык тырышканнар диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International