Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Чыгарылыш кичәсе. Мәктәп белән хушлашу
2013 елның 2 июле, сишәмбе
Үткән атнада район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды.
Беренче булып үзенең 12 чыгарылышчысы белән Каразирек мәктәбе хушлашты. Барлык укучылар да бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырдылар һәм өлгергәнлек аттестатлары алдылар. Чыгарылышчыларны шәхсән котларга килгән район башлыгы Рөстәм Нуриев тантана сәбәпчеләренә аттестатлар тапшырды һәм аларга мөстәкыйль тормышларында уңышлар теләде.
- Тормышыгызда мондый матур, якты көннәр күбрәк булсын, - диде ул. – Район квалификацияле белгечләргә мохтаҗ, шуңа күрә белем багажыгызны тутырыгыз һәм туган якларыгызга әйләнеп кайтыгыз.
Район җитәкчелегенең теләге бер – югары уку йортларын тәмамлаган яшьләр кече ватаннарына әйләнеп кайтсыннар. Моны район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов чыгышы да раслый. Ул Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең район мәдәният йортында узган чыгарылыш кичәсендә катнашты. Андрей Николаевич район киләчәге һәм аның нинди булачагы перспективалы яшьләргә бәйле булуын ассызыклады.
Шуны билгеләп үтергә кирәк, районның һәрбер мәктәбендәге чыгарылыш кичәләре, чыгарылышчыларның киемнәре кебек үк купшы, чын мәгънәсендә күркәм килеп чыкты. Алар адресына дулкынландыргыч котлау сүзләрен, изге теләкләрне район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге, мәктәп директорлары, узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, укытучылар һәм әти-әниләр җиткерде. Менә озак көтелгән аттестатларны тапшыру мизгелләре. Күзләрдә – шатлык һәм сагыш яшьләре... Дулкынландыргыч вальс... Яраткан мәктәпләре белән хушлашу чыгарылышчылар алдында яңа офыклар, мөстәкыйль тормышка юл ача. Аларның бу юлдан ышанычлы һәм яхшы кәеф белән баруларын телик.
Светлана СЛУЖАЕВА
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз