Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Украинада махсус хәрби операциясе барышында гвардия капитаны Сәйфуллин Илдар Илдус улы вафат булды.
Шул уңайдан, җомга, 8 июльдә, Ютазы районында матәм көне дип игълан ителде. Район җитәкчелеге предприятие һәм учреждение биналарында флагларны төшерергә, я матәм тасмалары элеп куярга кирәклеген искәртә. Мәрхүм белән хушлашу 2022 елның 8 июлендә 13 сәгать 30 минутта «Сугышчы-интернационалистлар истәлегенә» (әфганчыларга) ачылган сквер территориясендә узачак.
Илдар Илдус улын Урыссу поселогының мөселман зиратында җирләячәкләр.
Каһарманга мәңгелек дан!
Район җитәкчелеге мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.