Бөтенроссия мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне алдыннан Үзәк балалар һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Гаилә" паркында «Гаилә - ул һәрвакыт синең белән булган нәрсә " дигән уен программасы үткәрделәр. Чара башында китапханәчеләр бәйрәмнең тамырлары, православие динендәге изге Петр һәм Феврония турында сөйләделәр. Бәйрәм символы — акчәчәк белән таныштырдылар. Борынгы заманда аның белән мәхәббәт юрарга яратканнар, шуңа күрә китапханәчеләр балаларга, ромашкаларның таҗларын өзеп, таҗларның кире ягында күрсәтелгән биремнәрне үтәргә тәкъдим иттеләр. Аннан соң балалар «Семь я», «Сестрица Аленушка» бәйгеләрендә, шулай ук «Лоцман», «Сикергечтә узыш» эстафеталарында катнаштылар, «Кем ул?» дип аталган викторина сорауларына җавап бирделәр. Барлык катнашучылар да татлы призлар алды.