Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов оештырган "БлагоДарение" яшь буынга һәм социаль инициативаларга ярдәм итү хәйрия фонды үзенең туган көнен билгеләп үтә.
"БлагоДарение" хәйрия фонды Ютазы районында да актив эшли. Шушы 7 ел эчендә актив, читләр бәласенә битараф булмаган кешеләрне берләштерә торган фонд мөһим эш белән шөгыльләнә - мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, социаль учреждениеләргә, аз тәэмин ителгән гражданнар категориясенә, яшьләргә ярдәм итә.
Фонд командасын туган көне белән котлыйбыз һәм аларга эштә дә, тормышта да нык сәламәтлек, рухи гармония һәм оптимизм телибез. Барлык башлангычларда да уңышлар юлдаш булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, игелек һәм иминлек!