Мәктәп яны лагеренда юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча викторина узды

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Үзеңне урамда ышанычлы итеп тою һәм транспорт хәрәкәтеннән курыкмау өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә кирәк.

6 июль көнне "Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе" мәктәп яны лагерында "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр" дигән викторина үтте. Викторина уен формасында үткәрелде. Тәрбияче Волкова Н. С. балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен ни өчен үтәргә кирәклеге турында әңгәмә үткәрде. Балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча катлаулы сорауларга җавап бирделәр. Юл хәрәкәте билгеләрен беркетеп, балаларга игътибарга бирем бирелде, юл хәрәкәте билгеләрен бик күп кисәкләрдән җыярга кирәк иде, моны балалар һичшиксез үтәде. Аннан соң балаларны мавыктыргыч биремнәр, табышмаклар чишү көтә иде. Бу биремне дә малайлар һәм кызлар  җиңел генә башкарып чыктылар.

Аннан соң балалар юл билгеләрен атадылар һәм бу билгеләрнең безнең поселокта кайда урнашкан булуын искә төшерделәр. Викторина ахырында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри,  дигән  нәтиҗә ясалды, чөнки бу кагыйдәләр безнең  гомерне саклап калачак.

Көн стадионда футбол уйнау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International