Ютазы районында автоинспекторлар , «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә, «Автокресло – балаларга» дигән профилактик чара үткәрделәр

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Икенче сабыйлары туган Нигмәтҗановлар гаиләсенә балаларны тотып тору җайланмасын тапшырдылар һәм әти-әни белән аны куллану буенча өйрәтү дәресләре үткәрделәр.

Баланың әнисе күп еллар үзе  эшләгән мәктәптә укучыларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтә. Сабыйның әти-әниләре файдалы бүләк өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

!!!  Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Исегездә тотыгыз: балалар-юл хәрәкәтендә иң якланмаган катнашучылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International