Украина территориясендә махсус операция барышында гвардия капитаны, якташыбыз Сәйфуллин Илдар Илдус улының гомере өзелүе хакында хәбәр итәм. Ул Донбасс халкын яклап, батырларча һәлак булды. 2006 елда Илдар Илдус улы Урыссудагы 2 санлы урта гомуми белем мәктәбен тәмамлый.
2007 елдан 2010 елга кадәр Чиләбе танк училищесында укый, 2012 елда Омск шәһәрендә Коры җир гаскәрләре академиясен тәмамлый, Көнбатыш хәрби округының 1 гвардия танк армиясенең 27 гвардия мотоукчылар бригадасында хезмәт итә.
Илдар Илдус улының хатыны һәм кызы калды.
Ютазы район Советы, башкарма комитет, район Советы депутатлары һәм шәхсән үз исемемнән Илдар Сәйфуллин гаиләсенең һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашам. Аларга нык һәм сабыр булуларын телим.
Район башлыгы
А.Ә.Шәфигуллин
.jpg)