Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 10 июле, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:

 

2022 елның  11 июленә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 11 июлендә төнлә, көндез һәм кич урыны белән җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр  җитүе, урыны белән яшенле яңгыр, көндез урыны белән  боз явуы көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 11 июлендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

Явым-төшем вакытында:

- урамда булганда сак булыгыз, һава электр тапшыру линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;

- үз йортларындагы аз ныгытылган конструкцияләрне беркетегез, аларның җимерелүе җәрәхәт алуга китерергә мөмкин;

- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын юнәлтү буенча чаралар күрергә.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International